news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы авылында 1 миллион сум грант акчасына урамнарга таш җәйделәр

Үзара салым акчасына су трассасы сузылды, чишмәләр эшләнде.

(Әтнә,  ноябрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Узган ел Әтнә районының Түбән Көек авыл җирлеге 1 миллион сум грант откан иде. Менә шул акчага авыл җирлегендә Түбән Көек, Югары Көек һәм Иске Шимбер авылларындагы урамнарга вак таш түшәлде, дип яза җирле басма сайты.

Моннан тыш җирле референдум акчасына да Иске Шимбер урамына һәм Яңа Шимбер авылы зираты юлына таш җәелде. Түбән Көек авылында 470 метр арага су трассасы суздык, шул ук вакытта бер урында янгынга каршы гидрант та куеп калдырдык. Югары Көектә дә бер гидрант куелды.

"Мәчет белән берлектә үзара салым акчасына шушы ук авылда чишмә эшләдек",- дип сөйләде Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы Фәргать Мөхәмәтгалиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100