news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районы авылларында ачык һавада кино күрсәтәләр

Әлеге фильмнар арасында безнең район өчен бик якын булган “Мулла” (12+) фильмы да бар.

(Әтнә, 4 август, "Татар-информ", "Әтнә таңы" ). Әтнә районы авылларында август ае дәвамында кабаттан кино күрсәтә башлаячаклар.Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Элеккеге кебек, яраткан киноларны зур экраннан карау мөмкин булачак. Кино ачык һавада күрсәтелә. Бары тик һава шартлары бозылып, яңгыр яуган очракта гына мәдәният йортларында булырга мөмкин.

Әлеге яңалыктан Яңа Әтнә, Кече Әтнә, Кышлау, Мәрҗән, Олы Мәңгәр, Бәрәскә, Бәрәзә, Күшәр, Комыргуҗа, Күңгәр, Күәм, Күлле Киме авыллары халкы иң беренчеләрдән булып файдаланачак.

Әлеге фильмнар арасында безнең район өчен бик якын булган “Мулла” (12+) фильмы да бар. Авылларда кайсы көннәрне һәм нинди фильмнар күрсәтелүе хакында atnya-rt.ru (16+) сайтында таныша аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot