news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә район суды хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очраштылар

Алар укучыларны суд эшчәнлеге белән таныштырдылар.

(Әтнә, 9 октябрь,  “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Фәридә Филатова). Әтнә районы суды рәисе Азат Нәҗмиев, судья ярдәмчесе Алия Сафиуллина, суд администраторы Марсель Фәйзрахманов укучыларны суд эшчәнлеге белән таныштырдылар, дип яза җирле басма.

Соңгы елларда суд хезмәткәрләре очрашуларда бик теләп катнаша башлады. Мәгариф министрлыгы белән ике арада төзелгән килешүнең дә бер шарты булып тора бу. Суд эше, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштыру, төрле терминнарга аңлатмалар бирү, бу эшнең нечкәлекләре – шул хакта сүз алып барылган мондый очрашулар, бер яктан, бу юнәлештә укучыларның белемнәрен баетса, икенче яктан, киләчәген законнар үтәлешен саклау органнары белән бәйләү теләге булган балалар өчен дә бер дигән мөмкинлек. Үзләрен кызыксындырган сорауны турыдан-туры район суды рәисенә, яки аның ярдәмчеләренә бирергә мөмкин.

Күәм урта мәктәбе укучылары белән очрашуга район суды рәисе Азат Нәҗмиев, судья ярдәмчесе Алия Сафиуллина, суд администраторы Марсель Фәйзрахманов килде. Очрашуның төп темасы “Җавапсызлыктан җинаятькә бер адым” дип аталды. “Безнең максат – сезгә суд органының нәрсә икәнен, биредә нинди юнәлештә эш алып барылуын аңлату, – дип башлады үз чыгышын суд рәисе.

Административ һәм җинаять җаваплылыгына ничә яшьтән тартылуларын да аңлатып узды белгечләр, җәмәгать суды хакында да аңлатма бирделәр, кайсы очракта укучы үзе, ә кайсы очракта аның өчен әти-әнисе җавап бирүе хакында да сөйләделәр. Шул ук вакытта судья һөнәрен сайлаган очракта, кайда белем алу мөмкинлегенә дә тукталдылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot