news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә район советы сессиясе узды

Аны район советы рәисе Габделәхәт Хәкимов алып барды.

(Әтнә, 18 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнә район советы сессиясе узды. Анда Татарстан район советы депутатларыннан тыш Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатлары Ринат Закиров, Раил Рәхмәтуллин, республиканың икътисад, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлары урынбасарлары Олег Пелевин, Нәҗип Хаҗиев, шулай ук предприятие, оешма җитәкчеләре катнашты, дип яза районның "Әтнә таңы" газетасы.

Район советы рәисе 2016 елгы эш нәтиҗәләре, ирешкән уңышлар белән таныштырып үтте. Бәхәссез, төп уңышыбыз - терлекчелек белән бәйле. Сөт җитештерүдә районыбыз терлекчеләренә тиңнәр юк. Үсемлекчелек һәм авыл хуҗалыгы икътисады өлкәсендә дә Әтнә районы алдынгылар сафында.

Моны Әсгать Сәфәров та ассызыклады:

- Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче районнар рейтингында Әтнә районы - беренче урында. Районда хезмәт яратучан, булдыклы халык яши. Рәхмәт Сезгә, афәрин! - диде.

Яңа Шашы участогыннан сайланган депутат Алмаз Сибагатуллин, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев үзләрендәге яңалыклар, бүгенге яшәешләре белән таныштырдылар. Икътисад министры урынбасары үз чыгышында тормыш дәрәҗәсе үсешенең төп күрсәткечләреннән берсе кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә булуын билгеләде.

Соңыннан Әсгать Әхмәт улы үз һөнәрләрен башкаруда югары күрсәткечләргә ирешкән райондашларыбызны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бүләкләп, мактаулы исемнәр алулары белән котлады, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100