news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә район сөт җитештерү буенча югары күрсәткечләргә ирешкән

Районда бер сыердан сауган сөт күләме уртача 28 килограмм тәшкил итә.

Әтнә район сөт җитештерү буенча югары күрсәткечләргә ирешкән
архив/Ильнар Тухбатов

(Әтнә, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Бадиков). Әтнә районның бу көнгә тулай савымы 227,3 тонна, узган елгыдан 40 тоннага күбрәк. Ай башындагыдан да 4,1 тоннага артык. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сөт күрсәткечләре белән Татарстанда әйдәп баручы Әтнә районы тулысынча “Яшел зона”да – бу барлык саннар да республикада иң яхшылар дигән сүз.

Шулай ук бер сыердан сауган сөт күләме уртача 28 килограмм тәшкил итә. Бу да Татарстанда иң яхшы күрсәткеч. Бу көнгә республикада иң күп тулай савым күләме Кукмарада теркәлгән. Биредә көн саен барлык сыерлардан 268 тонна тулай савым алалар. Балтач районы 237,9 тонна белән әлегә икенче урында бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100