Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә район башлыгы кубогына хоккей ярышы узды
Күчмә кубокка Яңа Шашы командасы лаек булды.
(Әтнә, 10 март, Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнә район башлыгы кубогына хоккей ярышы узды. Олимпия системасына нигезләнгән бәйгедә Әтнә, Күәм, Яңа Шашы һәм Бәрәскә командалары көч сынашты. Киеренке уеннардан соң финал өлешенә Күәм һәм Шашы командалары чыкты. Финалда шашылар 3:1 исәбенә җиңү яуладылар, - дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.
Күәмнән Булат Зарипов өчен бу көн аеруча истәлекле булды: аңа Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты исеменнән Рәхмәт хаты бирделәр. Рәхмәт хатын хөкүмәт вәкиле Алмаз Хәбибуллин тапшырды. Аерым алганда анда: "... Спортны үстерүгә керткән зур өлешегезне искә алып", дигән сүзләр бар. Күптән лаек иде ул моңа, ихлас котлыйбыз, - дип яза басма матбугат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз