news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә прокуратурасы "кайнар линия" ача

Максаты- төзелеш өлкәсендә булган хокук бозуларны ачыклау.

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). 2018 елның август-сентябрь айларында Әтнә районы  прокуратурасы тарафыннан проблемалы төзелеш объектларын ачыклау максатыннан телефон аша “кайнар линия” һәм гражданнарны кабул итү оештырыла. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
 
Күпфатирлы торак төзелеше  сроклары белән бәйле закон бозулар, урлашу очраклары, хокук бозулар турында дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00дән 18.00гә кадәр 8(84369) 2-15-60, 2-15-61 телефонына шалтыратып хәбәр итә аласыз, диелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot