Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә полициясе бүлеге каршындагы иҗтимагый совет утырышында еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды
Сәид Әхмәдуллин һәм Айрат Каюмов советка кабул ителде.
(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Район полициясе бүлеге каршында эшләп килгән иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды, дип хәбәр итә район газетасы.
Утырышта еллык башкарылган эшләр каралып, аларга нәтиҗәләр ясалды. Һәркайсына иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан бәя бирелде. Шулай ук утырышта советка яңа кешеләр: Сәид Әхмәдуллин һәм Айрат Каюмов кабул ителде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз