news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә паркында – Яңа ел тамашалары

Әтнә районы үзәгендәге паркның Төп чыршысын ачканнан бирле, аның янында авыл җирлекләренең концерт-тамашалары дәвам итә.

(Әтнә, 5 гыйнвар, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә районы үзәгендәге паркның Төп чыршысын ачканнан бирле, аның янында авыл җирлекләренең концерт-тамашалары дәвам итә. Шунысы куанычлы, Олы Әтнәдә генә түгел, башка авылларда да, бу матур гадәтне дәвам итеп, халыкка бәйрәм ясыйлар, дип яза җирле басма.

Бәйрәм ялларында ел саен парктагы Боз шәһәрчеге һәркемне үзенә тарта, бигрәк тә кичке якта. Көндез балалар тау шуган, хоккей уйнаган мәйданчык янәшәсендәге сәхнә утлары кичен кабына. Төрле утлар җемелдәгән чыршы үзенә тарта. Ә быел оештыру көчлерәк кебек, парк гөрләп тора. 31 декабрьдә Яңа елны бергәләп шунда каршыладык. Әкият геройлары белән бергәләп ял итеп, Эт елын көтеп алдык. Дәвамы үзебезнең урамнарда гөрләде.

1 гыйнвар көнне Үзәк Чыршы янындагы сәхнәдә Күңгәр-Өҗем авыл җирлекләре үзешчәннәре чыгыш ясады. 2 гыйнвар көнне тамашаны Бәрәскә – Көек авыл җирлекләре дәвам итте. Һәр авылның үз остасы. Тын да алмый тыңлыйбыз, алкышлап сорыйбыз. Бәрәскәдән Алсу белән Рашат Шәрәфиевлар кайбер артистларны да уздырды, кул чабып кабат-кабат җырлаттык. Бергә дә, аерым да җырладылар. Альбина Заһидуллина, Айдар Мөхәммәтҗанов, Айсылу Корбанова, Гриша, Әнисә Әхмәтшинаны да яраттык. Бу авылның Урам концертлары оештырып, ел дәвамында үзара ярышып, нәтиҗә ясавын республика халкы белә булыр. Нәтиҗә күз алдында, тәмам остарып беткәннәр. "Яңа елга әзерләгән концертлары да бик күңелле иде, яраттык", - ди бәйрәмне карарга килгән авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова да. Түбән Көек авыл җирлеге үзешчәннәре дә алардан калышмады.

3 гыйнвар көнне Кышлау белән Яңа Шашы авылы гөрләтте паркны. Җыр-биюләр белән беррәттән лотерея уйнаттылар алар, аз акчага күп бүләк отучыларга янә бер шатлык булды.

4 гыйнвар көнне, Боз шәһәрчеге сәхнәсендә чыгыш ясаучыларны караучылар шәп кәеф белән кайтканнардыр. Искә төшереп сөйләрлек, сокланырлык номерлар күп булды: Кыш бабай белән Кар кызы дисеңме, аларның халык арасына төшеп биюләре, уеннар уйнатулары, уенда чыккан җәзаны үтәп, "Эт" булып өреп күрсәтүчеләр, ә "Этләре" бигрәктә нәселле, өрүләре шаккатырды: урам эте дисеңме, бульдогмы, күршегә өрүчесе, курыккан этнең өрүен тасвирлаучы бигрәк тә оста булып чыкты. Җырлаучыларны да ошаттык. Ә биюче әбиләре! Замана әбиләре шул! Күлмәкләре бертөсле, кара күзлекләрен кияргә дә онытмаганнар. Нинди генә бию биеп күрсәтмәделәр. Көткәннән дә шәп булды бу кич тә. "Ярый әле килгәнбез, күпме биедек, саф һава суладык, ял иттек. Иртәгә дә килмичә булмый инде. Мәңгәр белән Күлле Кимене ничек карамыйсың...", - дип таралыштык.

Гаилә белән бергәләп ял итүе ни тора әле. Балалар таудан “ледянка”, “плюшка”ларда шуа. Баллы мамык, төрле тәм-том сатылып тора. Каникул буе сузыла торган кышкы Сабантуй инде бу, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot