news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары "Дзержинец" балалар лагеренда ял итә

Югары Ослан районында урнашкан бу лагерьның махсус сменасында 250 укучы юл хәрәкәте иминлеге буенча белемнәрен ныгыта.

(Әтнә, 11 август, “Татар-информ",  “Әтнә таңы”). Югары Ослан районында урнашкан "Дзержинец" балалар ял лагерендамахсус смена эшлибашлады. Әлеге лагерьда Әтнә районыннан 4 яшь юл хәрәкәте инспекторы ял итә, дип яза җирле басма.

Балалар лагерьда үзара танышып, дуслашып, фикердәшләр тапканнар.

- Лагерьда 9 отряд эшли. Бик күңелле, программа күләмле һәм бик кызыклы, төрле ярышлар, спорт уеннары үткәрәләр. Чын юл хәрәкәте инспекторлары белән очрашабыз. Көннең үткәне дә сизелми. Безгә лагерь бик ошады, безне бирегә җибәрүчеләргә, монда эшләүчеләргә дә без бик рәхмәтле , - диләр ял итүче Әтнә балалары.

news_right_1
news_right_2
news_bot