news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәнең яшь шахматчылары яхшы уйнады

Бары шәһәр һәм чит төбәкләр шахматчылары катнашында үткән бәйгедә бердәнбер авыл районы командасы - Әтнәдән иде.

(Әтнә, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Казанның Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат сараенда классик шахмат буенча Н.И.Мөхәммәтҗанов истәлегенә узган ачык турнир тәмамланды.

Бары шәһәр һәм чит төбәкләр шахматчылары катнашында үткән бәйгедә бердәнбер авыл районы командасы - Әтнәдән иде. Әтнәлеләр югалып калмадылар, лаеклы уен күрсәттеләр.

11 яшькә кадәрге шахматчы кызлар төркемендә уйнаган Азалия Мифтахова 5 балл туплап, беренче "унлык"ка узды. Ә 13 яшькә кадәр шахматчы ир-малдайлар төркемендә уйнаган Алмаз Бадиков һәм Камил Кәримов 4әр балл туплап, үз төркемнәрендә турнир таблицасының урта тирәсенә урнаштылар.

Гомумән алганда, бу чыгышны начар дип булмый. Шәһәр шахматчылары арасында мондый нәтиҗәләргә ирешү - мактауга лаек.

news_right_1
news_right_2
news_bot