news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәнең мини-футболчылары Татарстан беренчелегендә өченче урын алды

Ярышлар 2007–2008 нче елгы үсмерләр арасында үткәрелгән, анда 22 команда катнашкан.

(Әтнә, 13 ноябрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Аксубайда 9–11 ноябрь көннәрендә мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге ярышлары булды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

22 команда катнашкан, күбесе шәһәр командалары булган бу бәйгедә футболчылар шәһәр тренерларын да гаҗәпкә калдырырлык итеп уйный алдылар. Беренче көнне Казан шәһәре командасына җиңелә Әтнәнең мини-футболчылары.

Аннан соң  Әтнә спорчылары Актанышны 2:0, Сабаны 4:1, Арчаны 3:0 белән җиңеп, финалга үтәләр. Финалга Алабуганың ике командасы, Казанның Вахитов районы командасы һәм безнең Әтнә командасы чыга. 

Финал ярышында Алабуганың ике командасы 1–2 урыннарны бүлешәләр, беренче көнне үзләре җиңелгән Әтнә мини-футболчылары Казан командасын җиңеп, өченче урынга чыга. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100