news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Əтнәнең Мәхәббәт аланында театр сабантуе бара

Быел республиканың театр сабантуй әләмен Мәдинә Гайнуллина һәм Юрий Чуктиев күтәрде.

(Әтнә, 24 июнь, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Быел республиканың театр сабантуй әләмен Əлмәт татар дәүләт театры примасы Мәдинә Гайнуллина һәм сабан туеның былтыргы батыры, "Əкият" дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиев күтәрде.

Бүген Əтнә районының Каенсар урманының Мәхәббәт аланында республиканың Театр сабантуе бара. XI Театраль сабантуйны Əтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан дәүләт советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова ачып җибәрде. Сабантуй кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Равил Əхмәтшин, Театр сабантуеның идея авторы, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сәламләде.

Быелгы театр сабантуенда Татарстанның 11 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнаша.

Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте оештыра.

Сабантуй "Театраль» дип аталса да, Сабан туе программасы традицион уен-ярышлардан тора: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә, милли көрәш. Ə Сабан туе батыры, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия була. Шунысын билгеләп узарга кирәк: көрәштә дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы. Төрле елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Камал театры артистлары Алмаз Гәрәев, Минвәли Габдуллин, “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б.лар калды.

  • Театраль сабантуйның тарихы 2005нче елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры инициативасы белән, ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый.
  • Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңләп кеше катнашып килә.
  • Театраль сабантуй Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла.
  • Төрле елларда театрлар Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100