news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәнең мәдәни тормышында - “Авыл көннәре”

Авыл тормышын күрсәтү, аның тарихын, киләчәген билгеләүне максат иткән район конкурсы уздырыла

 (Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Әтнә районының авыл клублары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре арасында “Авыл көннәре” конкурсы башлана. Ул 21 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Авыл тормышын күрсәтү, аның тарихын, киләчәген билгеләүне максат иткән әлеге конкурста һәр мәдәният йорты үзенең презентациясен күрсәтәчәк, монда авылның истәлекле урыннары да күз уңында булачак. Иҗади ярыш исә ике этапта узачак. Беренче этапта барлык мәдәният йортлары үзләренең чыгышларын күрсәтәчәк, жюри иң осталарны сайлап, икенче этапка уздырачак. Финал ярышларын Әтнә дәүләт драма театры бинасының сәхнәсендә карап булачак. Җиңүчеләр шунда игълан ителеп, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Ә аңа кадәр бу конкурслар авыл мәдәният йортларында уза, дип хәбәр итә “Әтнт таңы” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot