news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәнең Кызыл Утар халкы юллы булачак

Районның Кышлау авылы белән Кызыл Утар авылы арасындагы юл федераль программа нигезендә төзекләндерелә башлады.

(Казан, 23 май, “Татар-информ, ”Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина).Әтнә районының Кышлау авылы белән Кызыл Утар авылы арасындагы юл федераль программа нигезендә төзекләндерелә башлады. Инде бик озак еллар халык юлсызлыктан интеккән иде, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы сайты.

Кызыл Утар авылы белән Кышлау арасындагы юл федераль программа нигезендә төзекләндерелә, дигәч, авыл халкы ышана алмаган. "Ышанмаган идек, менә бит Хөкүмәтнең максатчан программасы безне дә юллы итә”, - дип шатлана алар. Бу юлның уңайсызлыгыннан, юлсызлыктан машиналылар да, җәяүлеләр дә бик озак вакыт интеккән. Шушы көннәрдә юлда эш башланды.  

"15 көн эшлиләр инде юлчылар Кызыл Утар юлында. Башта юл кырыендагы агачларны кистеләр, аннан соң дамбаны түбәнәйтеп тигезләделәр. Шушы аралыктагы иске күперне сүттеләр, яңасын төзегәнче, вакытлыча үтәр өчен торбалар салдылар", - ди районның Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова. Төзекләндерәсе юлның озынлыгы - 4,2 км.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100