news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәнең Күәм мәдәният йортында хисап җыелышы узды

2016 елны “Тукай” хуҗалыгы 252 миллион 500 мең сум керем белән төгәлләгән.

(Әтнә, 16 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнәнең Күәм мәдәният йортында “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең хисап җыелышы узды. Җыелышта Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов та катнашты, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – узган елгы эш нәтиҗәләре, аерым өлкәдәге күрсәткечләр буенча хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов чыгышы тыңланды.

2016 елны “Тукай” хуҗалыгы 252 миллион 500 мең сум керем белән төгәлләгән. Саф табыш исә, 89 миллион сумнан артык булган. Зур саннар бу. Моны район башлыгы да ассызыклады. “Хөкүмәт биргән субсидия, пособиеләрне чигергән очракта да хуҗалык сизелерлек зур табышка ия”, - дип билгеләде. Шунысы куанычлы, биредә барлык чыгымнарның биштән бер өлешен хезмәт хакын түләүгә тотканнар. “Тукай”да ул бер эшчегә 23000 сум тирәсе тәшкил итә. Бу – авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче районнарны гына исәпкә алсак, республикада иң зур хезмәт хакларының берсе. Бәхәссез, биредә төп керем сөт җитештереп сатудан керә. Ә ул соңгы арада тагын да артты. Биредә сөт бәясе үсүне генә билгеләү дөрес булмас. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Айрат Галимҗанов әйтмешли, яңа технологияләр нигезендә тәрбияләү дә уңай нәтиҗәләргә китерә. Хуҗалыктагы сенаж, кукуруз силосы һәм аларның югары сыйфаты турында хәзер бөтен республика белә. Күптән түгел Еврофинс Агро Тестинг Вагенинген Би Ви (BLGG) лабораториясе бөтен Россия буенча уздырган “Лучший кукурузный силос” исемле конкурста “Тукай” хуҗалыгы III урын яулады. Ә ул лаборатория силосның сыйфатын бик күп параметрлар буенча тикшерә, кыскасы, энә күзеннән үткәрә.

Аннан соң, катнаш азыкны үзләрендәге азык цехында җитештерү дә уңай нәтиҗәләрен бирә. “Тукай” терлекчелеген күзаллыйбыз икән, бу очракта “Ветстанция” артында төзелеп ятучы зур комплексны да телгә алу урынлы булыр.1200 баш сыерга исәпләнгән, заманча бозаулату торагы, берьюлы 60 сыерны савуга көйләнгән “Карусель”ле савым залы булган комплекс төзелеше әле дәвам итә.

Хуҗалык җитәкчесе алдагы елларда иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнәчәк запас частьләр проблемасын да телгә алды. Узган елны моңа 19 миллион 521 мең сум акча тотканнар. Биредә шуны билгеләргә кирәк, техниканың шактые чит илнеке. Ә запчастьләре бик кыйммәт. Шул сәбәпле “Кулибин ысуллары”н кулланып, үз көчең белән төзәтү, ремонтлау юлларын эзлиләр биредә. Әйтик, монда техникага онлайн-мониторинг кулланыла, быел аны барлык транспорт чараларына да урнаштырып бетерергә планлаштыралар. Монысының асылы шул - “ЖПС-датчик”лар ярдәмендә техниканың кайчан кабынганын, күпме эшләвен, ягулыкны күпме тотканын да белеп торалар: транспорт чарасы даими контрольдә.

Хуҗалык игенчелектән 38 миллион 441 мең сум керем алган. Баш агроном Илнар Василов сүзләренә караганда, җирне тиешенчә эшкәртүгә дә, чәчүгә элита орлыклар куллануга һәм басуны кирәгенчә ашлауга да нык игътибар итәләр.

Ринат Зиннур улы Закиров үз чыгышында әлеге хуҗалыкның уңышларын республикадагылар белән бәйләп сөйләде. “Боларның нигезе – тырыш, гадел хезмәт”, - диде ул. Габделәхәт Гыйлемхан улы “Тукай”ның уңышларын һәм кимчелекләрен “Таң”ныкы белән чагыштырып сөйләде. Алдагы еллар – әнә шул кимчелекләрдән котылуга, икътисадны тагын да тотрыклырак итүгә багышлана, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100