news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәнең ике командасы Сабада уздырылган бәйгедән җиңү яулап кайтты

Призлы урын алган һәр уенчы акчалата бүләккә лаек булды.

(Казан, 5 май, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Саба муниципаль районында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышлап, 2005-2006 һәм 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында ачык мәйданда “Олимп” спорт мәктәбе призына мини-футбол буенча ачык беренчелек узды, дип яза җирле басма.

Анда безнең Әтнә спорт мәктәбеннән дә тренер Таһир Вәлиуллин җитәкчелегендәге ике команда катнашты. 2005-2006 елгы яшүсмерләр киеренке ярышта – I урын, 2007-2008 елгы футболчыларыбыз II урын яулап кайттылар.

Әлеге ике команда уенчылары да көндәшләрен – Арча, Кама Аланы һәм мәйдан хуҗаларын да җиңделәр. Призлы урын алган һәр уенчы акчалата бүләккә лаек булды.

“Ике команда составында да 15 футболчы уйнады, бер футболчыбыз ике команда өчен дә чыгыш ясады. Тырышты егетләр”, - дип куана тренер Таһир Вәлиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot