Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәнең балалар бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә таныла
"Ал чәчәк" һәм "Конфетки" төркемнәре быел ике зур бәйгедә уңышлы чыгыш ясады.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә горурлыгы саналган "Ал чәчәк" һәм "Конфетки" бию төркемнәре быел да республикада һәм ил күләмендә уңыш казанды. "Ал чәчәк" һәм "Конфетки" төркемнәре күптән түгел ике зур бәйгедә җиңү яулады, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы сайты.
Халыкара “Ритм” фестиваль үзәге үткәргән балалар һәм яшүсмерләр арасындагы “Яз ритмы” фестиваль-бәйгесендә катнашып, “Ал чәчәк” бию төркеме 1нче Дәрәҗә лауреат булды. Динә Мамбеткулова җитәкчелегендәге төркем “Эстрада” биюе номинациясендә җиңде.
Альбина Зәйнуллина җитәкчелегендәге "Конфетки" бию төркеме, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Гала- концертта чыгыш ясап, "Созвездие- Йолдызлык" фестивалендә 3нче урын яулады.
"Ал чәчәк" бию төркеме 2003 елда оештырылды. 2006 елда ул инде Россия күләмендә таныла башлады - күп бәйгедә җиңүче булды. “Конфетки” төркеме "Ал чәчәк"тән күпкә соңрак тупланса да, шулай ук уңышлы чыгышлар ясый. Буыннар чылбырын дәвам иттерүче бу бию төркемнәре белән горурланабыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез, дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз