news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәнең Бәрәскә мәктәбе фән атналыгы уздырган

Атналык дәвамында сыйныфлар арасындагы математик ярышларда укучылар көч сынашты.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Гөлүзә Нәбиуллина). Бәрәскә урта мәктәбендә октябрь аенда математика атналыгы уздырылды. Атна дәвамында озын тәнәфесләрдә югары сыйныф укучылары математик уеннар оештырды. Укучылар уеннарда бик теләп катнашты, чөнки җиңүчеләргә призлар әзерләнгән иде. Бу хакта "Әтнә таңы" газетасы хәбәр итә. 
Атналык дәвамында сыйныфлар арасындагы математик ярышларда  укучылар бу өлкәдәге белемнәре буенча көч сынашты. Сишәмбе көнне без үзебез укыган дәреслек авторлары белән таныштык, алар турында күп мәгълүмат белдек. Чәршәмбе көнне 5-6 сыйныф укучылары арасында “Математик парк” дип аталган ярыш булып үтте. Укучылар логик фикерләүгә мисаллар, мәсьәләләр чиштеләр, гаять авыр һәм катлаулы бу фәннең матурлыгын күрергә өйрәнделәр. 
“Тарих тәгәрмәче” тукталышында “Мёбиус тасмасы» белән таныштык. Аны укучылар үз куллары белән ясап та карадылар. Ярыш 6 сыйныф укучылары җиңүе белән тәмамланды. 
Пәнҗешәмбе көнне 7-8 сыйныф укучылары чын мәгънәсендә белемнәрен сынады. Аларга тәкъдим ителгән биремнәрне үтәү өчен дәрес вакытында  туплаган белемнәре ярдәм итте. Аз гына аерма белән 8 сыйныф укучылары җиңүче булды. Ә җомга көнне укучылар өчен иң зур чара — математиканың тарихына багышланган иде. Бу көнне укучылар математиканың үткәненә дә сәяхәт итте, киләчәген дә күзаллады. Бу атналык укучыларга кызыклы, файдалы булсын  өчен мәктәпнең математика укытучылары Гиззатуллина Раушания һәм Шәрәфиева Гөлсинә апалар бар тырышлыкларын, еллар буе туплаган тәҗрибәләрен эшкә җикте.
 

Атналык безнең мәктәптә бу кызыклы һәм төгәл фән белән җитди кызыксынучылар барлыгын күрсәтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100