news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәнең Бәрәскә җирлегендә терлекчелек фермасы каршында да чәчәк үсәчәк

Бәрәскәләрнең авылларны, һәйкәлләрне, идарә-оешмаларны, урамнарны матурларга дип утырткан үсенте-чәчкәләре инде чәчәккә бөреләнгән.

(Казан, 4 май, “Татар-информ, ”Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Бик тиздән Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә кергән авыллар гөлбакчага әйләнәчәк, дип яза район газетасы сайты.

Бәрәскәләрнең авылларны, һәйкәлләрне, идарә-оешмаларны, урамнарны матурларга дип утырткан үсенте-чәчкәләре инде чәчәккә бөреләнгән. Петунияләре чәчәк атып утыра. Һәр оешма үзенең кайсы урамга, кайсы җиргә чәчәк утыртачагын белә, бу эш авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова тарафыннан бүлеп бирелгән. Кышның соңгы ае керүгә чәчәк орлыклары җыя башлыйлар алар. Үзләре чәчәләр, тәрбияләп үстерәләр. Чәчкәләрне тиешле урынга күчергәч тә дәвам итә бу эшләр. 

Авылларның терлекчелек фермаларындагы тораклар алдында да чәчәкләр үсеп, шау чәчәккә күмелеп утырганны күргәнегез бармы сезнең? Ә безнең бар: Ленин исемендәге хуҗалыкта шулай. Торакларга кергәнче, күзләрне матурлык иркәли. Урамнардагы шәхси хуҗалык капка алларын, оешмаларның әйләнә-тирәсе чәчәккә күмелгәнгә ияләнгән инде без. Ә монда чишмә буйлары, ферма торакларына керү юллары да чәчәккә күмелгән. Кеше күңелендә матурлык булса, ул аны кая булса да күчерә. Түбән Бәрәскә авыл җирлеге халкының күңел матурлыгы үзләре яшәгән авылларына күчә.

"Китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, хуҗалык бухгалтериясендә эшләүчеләр - кемнең вакыты бар, шул утырта, үстерә чәчәкләрне. Һәр оешма үзенең кайсы җиргә чәчәк утыртачагын белә, һәм һәркайсы мәҗбүри булганга түгел, теләп башкара бу эшне, шуңа күрә гөлбакчага әйләнә авыл, үзебез яшисе җир бит", - ди авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100