Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәнең “Ал чәчәк” бию төркеме Халыкара бәйгедә I Дәрәҗә лауреат булды
Фестивальдә Мәскәү шәһәре, Мари Эл, Чуваш һәм Удмуртия Республикалары, Татарстан районнары бию коллективлары катнашты.
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнә районының "Ал чәчәк" бию төркеме, Н.Д.Юлтыева исемендәге "Дорогою мечты" Халыкара бию сәнгате фестиваль-конкурсында катнашып, ике номинациядә җиңү яулады. Бу хакта “Әтнә таңы” сайты хәбәр итә.
Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең Динә Мамбеткулова җитәкчелегендәге "Ал чәчәк" бию коллективы, 28 апрельдә Н.Юлтыева исемендәге "Дорогою мечты" Халыкара бию сәнгате фестиваль-конкурсында катнашып, ике номинациядә җиңү яулады. “Бу - “Ал чәчәк” төркеменең халыкара бәйгедә быел гына да икенче җиңүе, диелә район хәбәрендә.
Мәскәү шәһәре, Мари Эл, Чуваш һәм Удмуртия Республикалары, Татарстанның Чистай, Чаллы, Саба, Лаеш, Алексеевск, Әлмәт, Нурлат районнарыннан килгән коллективлар катнашындагы конкурста Әтнә районының "Ал чәчәк" бию төркеме “Урам биюе” ("Уличный танец") номинациясендә - I Дәрәҗә Лауреат, “Эстрада биюе” (“Эстрадный танец") номинациясендә III Дәрәҗә Лауреат булды, диелә матбугат хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз