news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәнең “Ал чәчәк” бию төркеме Бөтенроссия бәйгесенең беренче дәрәҗә лауреаты булды

Казанда "Йолдызлар энергиясе"Бөтенроссия күпжанрлы балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестиваль-конкурсы булды.

(Әтнә, 10 февраль, “Татар-информ", “Әтнә таңы”). Әтнә сәнгать мәктәбенең "Ал чәчәк" бию төркеме  "Йолдызлар энергиясе" Бөтенроссия күпжанрлы балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестиваль-конкурсында катнашты. Алар "Бию жанры" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исемен алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Казанда конкурста 41 бию коллективы катнашты, ә Әтнә бию төркеме "Күпме күзләр... " чыгышын тәкъдим итте. 

"Төрле номинация буенча чыгыш ясадылар. Бик югары дәрәҗәдә оештырылган бәйге иде. Менә шундый дәрәҗәдә оештырылган бәйгенең җиңүчеләре булу бик зур горурлык инде. Төркемдә катнашкан һәр биюче белән горурланам" - диде “Ал чәчәк” бию төркеме җитәкчесе, Әтнә сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot