news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә мәктәпләрендә - ислам тәрбиясе

Төп проблема – дәреслекләр кытлыгы

 (Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Әтнә районының дин әһелләре мәктәпләрнең әхлак фәне укытучылары белән очраштылар.

“Дин белән бәйле мәсьәләләрдә проблемалар юкмы, фикерләрегезне белергә, моң-зарларыгызны ишетергә телибез”, – дип сораудан башлады сүзен Наил хәзрәт.

Бу өлкәдә төп проблема – дәреслекләр җитмәү. Моны күз алдында тотып, район мөхтәсибәте укытучыларга махсус китаплар бүләк итте. Бу уңайдан Камил Вәлиуллин авторлыгында дөнья күргән “Ислам тәрбиясе” дәреслеге, Рамил хәзрәт Юнысның “Дин тормышны җиңеләйтә” исемле вәгазьләр китабы бик урынлы булды, дип яза “Әтнә таңы”газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100