Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә һәм Кариев театры коллективлары Грозныйда театр фестивалендә катнаша
Иртәгә Әтнә театры «Фронтовичка» спектакле белән чыгыш ясаячак.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә һәм Кариев театры коллективлары Грозныйда театр фестивалендә катнаша. Чечня Республикасында «Федерация» бөтенроссия милли театрлар фестивале башланды.
Кариев театры бүген 15.00 сәгатьтә Грозныйның Лермонтов исемендәге рус дәүләт театры сәхнәсеннән «Хикмәт әкиятләре» спектаклен күрсәтә. Бу театрның соңгы премьераларының берсе.
Иртәгә Әтнә театры шул ук сәхнәдә «Фронтовичка» спектакле белән чыгыш ясаячак. Хәзерге вакытта Әтнә артистлары юлда. Спектакльне башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куйды. Спектакль 14.00 сәгатьтә башлана.
Программада Илсур Казакбаевның осталык дәресе дә бар. Мастер-класс Чечня Милли китапханәсе залында үткәреләчәк. «Федерация» II бөтенроссия милли театрлар фестивале 24 октябрьдә ябыла.
- «Федерация» фестивале беренче мәртәбә 2019 елның сентябрендә үткәрелде. Чечня Республикасы Президенты Рамзан Кадыйров фестивальнең ябылу тантанасында катнашып, аны ел саен Грозныйда үткәрергә тәкъдим итте.
- 2019 елда әлеге фестивальдә Татарстаннан Әлмәт һәм Камал театрлары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз