news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә мәчетләрендә бәйрәм намазы укылды

Мәчеттә елдан-ел яшьләрнең күбрәк булуы күңелгә шатлык өсти.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ", “Әтнә таңы”.  Әтнә мәчетләрендә бәйрәм намазы укылды.   Алдан билгеле булганча Гает намазы район үзәк мәчетендә 3 сәгатьтә 30 минутта Наил  хәзрәт Сәгъдиевка ияреп укылды. Аңа кадәр вәгазь сөйләнде. Әлеге намазда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов һәм аның урынбасарлары да катнашты, дип яза район газетасы.

Мәчеттә яшьләр күп булуы күңелле хәл. Быел кеше узган елга караганда азрак иде, мәчетнең тышкы ягында торучылар булмады, дип борчылучылар да булды.

Беррәттән бүген авыл мәчетләрендә дә, Рамазан аенда Ураза тотканнан соң, җомга иртәсендә бергәләп җыелып намаз укыдылар, һәр мәчет үз вакытын билгеләде.

Аннан соң әтнәлеләр өйләренә кайтып, туганнары, якыннары белән "Гает коймагы"ннан авыз иттеләр. Өч көнгә сузыла торган бәйрәмдә һәркем якыннарын котларга, тәм-томнар белән сыйларга тырыша. Бергәләп зиратларга барып, мәрхүмнәргә дога кылу да – районда яшәүчеләрнең матур гадәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot