Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә мәчетендә Коръән уку бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бәйгегә мәчетләрдә Коръән укырга өйрәнеп, аны үзлегеннән дәвам итүчеләр килде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 апрель, "Татар-Информ", “Әтнә таңы”). Әтнә районының үзәк мәчетендә олылар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Бәйге барышында Коръәннең төрле җиреннән аятьләр укылды, - дип яза “Әтнә таңы” сайты..
Бәйгегә мәчетләрдә Коръән укырга өйрәнеп, аны үзлегеннән дәвам итүчеләр килде. Ирләр дә, хатын-кызлар да мәчеттә укып алган белемнәрен күрсәттеләр. Аларның дөрес итеп укуын мәртәбәле жюри бәяләде: Наил хәзрәт Сәгъдиев, Рубис хәзрәт Шакиров, Әдһәм хәзрәт Сабиров үзләре дә өйрәнергә теләүчеләргә байтак белем биргән кешеләр.
Җиңүчеләр билгеләнде. Ирләр арасында Түбән Шашыдан — Фәргать Сәгъдиев; хатын-кызлар арасында Күәмнән Гөлфия Гайнетдинова беренче урынга лаек дип табылдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз