news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә өлкәннәре шахмат уйнады

"Ашыт”спорт үзәгенә 25 өлкән шахматчы җыйналды, аларның күбесе республика ярышларында призлы урыннар алып кайтучылар.

(Әтнә, 11 октябрь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”)."Ашыт”спорт үзәгенә 25 өлкән шахматчы җыйналды, аларның күбесе республика ярышларында призлы урыннар алып кайтучылар. Районның ерак авылларыннан килүчеләр дә бар иде. Бәйге Өлкәннәр көненә багышланды, шунлыктан 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән узган ир-атлар катнашты. Ярышның судьясы - тренер Раил Шакиров, дип яза җирле басма сайты.

Сәгать 10 да башланган ярыш 15.00 сәгатькә кадәр барды һәм җиңүче булып, ирләр арасында озак еллар шахмат уйнаучы Зөлкарнайн абый Сабиров калды.

Икенче урында - шулай ук гомер буе шахматны ташламаган Әгъзәм абый Борһанов. Өченче урында - күп шахмат бәйгеләрендә җиңү яулаган Данил абый Сәләхетдинов. Хатын-кызлар арасында беренчелек - Әлфия Закировада. Яшьләр эше һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Миләүшә Гарипова бәйгедә җиңүчеләрнең һәм катнашучыларның һәркайсына бүләкләр тапшырып, аларны бәйрәмнәре белән котлады.Өлкәннәр барысы да рәхмәт әйтеп, зур канәгатьләнү хисе белән таралыштылар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100