news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәлеләргә хөкүмәттән зур ярдәм күрсәтелә

Тиздән райондагы 2 күпбалалы гаилә кирпечтән төзелгән, уты-суы кергән, канализацияле, иң мөһиме – зур мәйданлы яңа йортларга кереп урнашачак.

(Әтнә, 25 май, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Тиздән райондагы 2 күпбалалы гаилә кирпечтән төзелгән, уты-суы кергән, канализацияле, иң мөһиме – зур мәйданлы яңа йортларга кереп урнашачак, дип яза җирле басма.

Моның нигезе – Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча Министрлар Кабинетының “5 һәм күбрәк балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында”гы карарына барып тоташа.

Нәтиҗәдә, Каенсар авылыннан 7 бала тәрбияләүче Лидия һәм Госман Хафизовларга, Казак Үртәменнән 6 бала тәрбияләүче Резеда Галиевага менә шундый матур йортлар төзелеп килә. Төзелеп килә дию генә дөрес булмас, тиздән тулысынча әзер булачак бу йортлар. Һәрхәлдә Арча МСО төзүчеләре шулай дип ышандыралар.

Каенсардагы йортның тәрәзәләре куелган, эчке штукатур да ясалган.

 Матур йорт була, - диләр биредә уйнап йөрүче кечкенә Хафизовлар. Шунда ук өй эчендәге бүлмәләрне, кайда нәрсә урнашачагын да санап чыктылар. Барыннан да бигрәк, шәһәрдәге кебек уңайлыклар булуга сокланалар.

Урыны да бик уңайлы: авылның үзәгендә урнашкан. Каршыда – мәчет, клуб һәм кибет тә ерак түгел. Бөек Ватан сугышы батырларын искә алу обелискы да шунда гына. Өлкәннәр сүзенә караганда, элекке авыл бае нигезе бу. Әлегә кадәр анда буш урын – тыкырык иде. Хөкүмәтнең тагын бер ярдәме - өченче һәм аннан соңгы бала өчен җир кишәрлеген Хафизовларга нәкъ шушы җирдән бирделәр, диелгән район хәбәрендә.

Хөкүмәтнең бу программалары гаять вакытлы булды. Минемчә, демография өлкәсенә уңай йогынты ясаучы төп факторлардыр болар. Уенын-чынын кушып: “Зур ярдәм бу, алдан белсәм мин дә 2 бала белән генә калмас идем”, - диючеләрне еш ишетәм.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot