Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәлеләр республикакүләм фольклор фестивалендә уңышка ирештеләр
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары 4 номинациядә катнашты.
(Әтнә, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Мәгариф һәм фән министрлыгы «Идел буе халыклары» исемле Республикакүләм фольклор фестиваль игьлан итте. Халык җырлары, биюләре, милли йолалар, театр сәнгате, кул эшләре 63 урта һөнәри белем бирү уку йортларыннан тәкьдим ителде. Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары 4 номинациядә катнашты һәм зур уңышка иреште, дип яза җирле басма.
Рима Ямалетдинова, Гөлфия Шәрипова сәхнәләштергән «Импульс» бию төркеменең «Халыклар дуслыгы биюе» 3 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Гала-концертка иң яхшы 10 номер гына сайланган иде. Шулар арасында үзебезнең «Импульс» бию төркеме булу зур шатлык. «Халык җырлары» номинациясендә 1 курс студенты Фирдүс Кәбиров 2 дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шакиров Гәбделәхәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз