news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәлеләр дә мошенниклар корбаны булганнар

Беренче этапта гражданин СНИЛС номерын яисә паспорттагы мәгълүматларны кертә, имеш шуннан соң сайтта түләнергә тиешле сумманы күреп була.

(Әтнә, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Фәридә Җиһаншина). Соңгы вакытта интернетта СНИЛС номеры яисә паспорт мәгълүматлары буенча “шәхси иминиятләү фондлары тарафыннан түләүләр” барлыгын тикшерергә ярдәм итүче сайтлар саны күзгә күренеп үсә, дип яза җирле басма.

Ялган юл белән кешенең хәләл, тир түгеп тапкан акчасына ия булырга теләүчеләрне алданучыларның күбрәк өлкән яшьтә булуы да туктатып кала алмый. Ә бит мондый юл белән тапкан хәрәм акча берәүне дә юньлегә илткәне юк.

Мошенниклык юлы белән мондый акча урлашу билгеле бер схема буенча бара. Алар кармагына әтнәлеләр дә эләккән.

Беренче этапта гражданин СНИЛС номерын яисә паспорттагы мәгълүматларны кертә, имеш шуннан соң сайтта түләнергә тиешле сумманы күреп була. Еш кына бу сумма 100 мең тирәсе. Икенче этапта гражданинга әлеге шәхси иминиятләү базасына керү өчен күпмедер суммада акча түләргә кирәк. Моның өчен мошенниклар тиз арада акчаны клиентның шәхси счетына күчерергә ышандыралар. Бу юл белән акча урлашуның өченче этабы да бардыр бәлки, Россия Пенсия Фондының мәгълүмат үзәге әлегә монысын тикшермәгән. Шуның белән бәйле рәвештә Пенсия Фонды мондый сайтларга игътибар итмәскә һәм шәхси мәгълүматка сакчыл карашта булырга чакыра. Тиешле пенсия түләүләре турында мәгълүматны бары тик Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта, дәүләт хезмәте порталында һәм смартфоннар өчен Пенсия Фонды өстәмәсендә генә ышанып язарга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100