Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәлеләр 14 литр чамасы кан тапшырганнар
Республика кан салу станциясеннән килгән махсус машинада 67 кеше кан бирде.
(Әтнә, 26 июль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә районы үзәк хастаханәсенә елга ике тапкыр "Донор. Кан. Тормыш" акциясе кысаларында республика кан салу станциясеннән махсус машина, белгечләр килеп, донорлардан кан алалар, дип яза җирле басма.
"Гадәттә, иң элек үзебезнең ышанычлы донорларыбызны чакырабыз, алар тикшерелгән, сыналган. Яңалар килсә, кан составын, кан бирүченең сәламәтлеген тикшерәбез. Без ел дәвамында эшләгәндә республика кан салу станциясеннәнкан-плазма, дәвалауга кирәкле препаратлар алабыз. Менә шул ел дәвамында безгә күпме кан белән бәйле препаратлар китәсен исәпләп, шул рәвешле донорларны чакырып, тотылган канз апасын тулыландырабыз. Ара-тирә бу препаратларга булган ихтыяҗ артып та китә, андый вакытта бездән акча сорамыйлар, кан биргәндә шул хисапка күбрәк кенә алалар...", - дип ачыклык кертте район үзәк хастаханәсе баш табибы киңәшчесе Азат Гарипов.
25 июль көнне Әтнә донорлары 13 литр да 700 мл кан тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз