news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәле күршесенең газ торбасын сатып баемакчы була

Тузу сәбәпле барлыгы 2837 сум дип бәяләнгән торбаларны кире кайтарырга туры килә.

(Әтнә, 28 май, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнә районы авылларының берсендә яшәүче Н. тиз генә баю турында хыяллана. Күршедәге ташландык йортның газ торбаларына күзе төшә моның. Тимер сатып акчалы була, янәсе дип яза җирле басма.

Озак уйлап тормыйча, иптәшкә танышын һәм үзенең улын алып, поста йортның газ торбаларын, шулай ук аларны ныгытып куя торган тимер-томырларын алып чыгалар. Тик хыялны гына тормышка ашыра алмый калалар. Тузу сәбәпле барлыгы 2837 сум дип бәяләнгән торбаларны кире кайтарырга туры килә.

“Каракларга карата җинаять эше ачылды”, – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

news_right_1
news_right_2
news_bot