Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнәләр өмәгә чыкты, агачлар утыртты
Һәр оешма үзенең территориясен, үзенә бүлеп бирелгән урамнарны чистартып чыкты.
(Казан, 5 май, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә районы авылларында яшәүчеләр, өмәгә чыгып, үзләре яшәгән авылларын, аның әйләнә-тирәсен чистарттылар, дип яза район газетасы сайты.
Авыл җирлекләреннән көне буе шатлыклы хәбәрләр килеп торды. Күәм, Кышлау, Күлле Киме, Ары авылларында өмә иртәдән башланды. Көн дәвамында бу матур башлангычка кушылучылар күп булды. Бәрәскәдән шатлыклы хәбәр төштән соң килде.
“Өмәгә чыктык әле бүген: авыл советы, колхоз бухгалтериясе хезмәткәрләре, китапханәчеләр, мәктәп укучылары, клублар, балалар бакчасы тәрбиячеләре барыбыз да эштә. Авыл, аның әйләнә-тирәсе күзгә күренеп чистарды. Иң сөендергәне: чистарынгач, авылларны яшелләндерү өчен зур эш башкардык. Бәрәзәдә авыл урамнарына, елга ярларына, спорт мәйданчыгы янына үсентеләр утырттылар. Үсентеләрне Казаннан изге күңелле, бик тә ярдәмчел Бәрәзә егете Рәшит Гайнетдинов алып кайтты, үзе үк бу үсентеләрне утыртырга да булышты. Бәрәскәдә чишмә тирәсенә нарат, чыршы, карагай агачы үсентеләре утырттык. Үсеп кенә китсеннәр инде” - дип хәбәр итте Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.
Гомумән алганда, чистарту икеайлыгы кысаларында һәр авыл җирлегендә җыештыру эшләре дәвам итә. Һәр оешма үзенең территориясен, үзенә бүлеп бирелгән урамнарны чистартып чыкты. Район үзәгеннән читтә урнашкан авыллардагы чүпләрне дә үзәкләштерелгән тәртиптә җыя башладылар. Коммуналь хуҗалыкның бер тракторы район үзәгендә йөрсә, икенче тракторы авылларга чыга. Авыл араларындагы чүпләр генә калып бара. Анысын җыештыру турында да уйланалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз