Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә кызы шахмат буенча Россия Кубогы ярышларында җиңгән
Азалия Мифтахова көндәшләрен җиңеп, 7очко туплый һәм өченче урын яулый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Әтнә, 31 март, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). 21 марттан 29 мартка кадәр Казанда В.П. Яндемиров Мемориалы - шахмат буенча Россия Кубогы этабы узды. Әлеге зур бәйгедә районнан өч шахматчы катнашты. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.
Ярышларда 1 сыйныф укучысы Сәгъдиев Раяз, 2 сыйныф укучысы Гарипова Инзилә һәм Татарстан халкы инде яхшы белгән Мифтахова Азалия катнашты.
Шахматчыларның тренерлары - Раил Шакиров. Мондый зур бәйгедә уенчыларыбызның беренче мәртәбә катнашуы. Шулай булса да, аларның берсе дә югалып калмый. Хәтта шахмат дөньясына яңа аяк баскан Раяз да 3 очко туплый. Инзилә дә 3,5 очко җыя. "Россия Кубогы өчен бу начар күрсәткеч түгел", - ди тренерлары Раил Гамил улы. Билгеле, начар түгел.
9 уеннан торган бәйгедә 11 яшькә кадәрге кызлар (барысы -40) арасында Азалия Мифтахова көндәшләрен җиңеп, 7очко туплый һәм өченче урын яулый.
Беренче урынны алган Казан кызының очкосы да 8,5 очко гына. Икенче урын алган Чиләбе кызыныкы да - 7 очко, Азалиянеке белән тигез. "Безнең Азалия өстәмә күрсәткечләр буенча азга гына калышты", - ди тренерлары.
Азалия Әтнәгә Диплом, медаль һәм акчалата бүләк белән кайтты. Әтнә кызы Азалия Мифтахова - Россия кубогы җиңүчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз