news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә кызы шахмат буенча Идел буе федераль округы чемпионатында өченче урын алды

Бу чемпионатта Азалия шахматның 4 төре буенча үз көчен сынады.

Әтнә кызы шахмат буенча Идел буе федераль округы чемпионатында өченче урын алды
atnya-rt.ru

(Әтнә, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Әтнәдә яшәүче Азалия Мифтахова 2008-2009 елгы шахматчылар арасында, Самара шәһәрендә узган Идел буе федераль округы чемпионатыннан өченче урын алып кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

1 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр барган бу бәйгедә Россиянең 14 өлкәсеннән килгән шахматчылар уйнады. Һәр өлкәнең үз чемпионнары килә бу ярышка. 

Бу чемпионатта Азалия шахматның 4 төре буенча үз көчен сынады. Шулай итеп, бу уенда беренче урында - Саратов , икенче урында - Оренбург, өченчедә -Татарстаннан Азалия җиңде.

Җәй көне августта Түбән Новгород шәһәрендә узган Россия бәйгесендә 2 урын алуы, аңа кадәр июль аенда Новороссийск шәһәрендә узган бәйгедә композиция (шахмат буенча мәсьәләләр чишү) буенча катнашып, 1 урын алуы да әлеге ярышның нигезе, аңа әзерлекнең ныклы булуын күрсәтә.

- Бу бәйгедән соң, 8 округ җиңүчеләре үзара уйнап, Россиянең иң көчле шахматчысын ачыклаячаклар,- дигән иде тренерыбыз Раил Шакиров та. Анысына катнашачакларын төгәл белмиләр әле. Сочи белән Әтнә арасы якын түгел.

"Азалия бу юлы 4 дисциплинада уйнап карады: композиция, классика, рапид, блиц. Композициядә катнашырга ярата. Азалия баргач уйнар инде, безне менә шул чемпионатка әзерләп җибәргәннәре өчен район җитәкчеләренә дә, спорт өлкәсен җитәкләүчеләргә без бик зур рәхмәтлебез", диде шахматчының әнисе.

"Ярышларга бару бик кыйбатка (40- 50 мең сум) төшә. Һәр ярышка ун көнләп катнашырга кирәк, берсе дә якын ара түгел. Азалия белән йөргән әнигә бик рәхмәтле без...- ди шахматчының әнисе, үзе дә бик оста шахматчы Зәлия Мифтахова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100