news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә кызы эшче һөнәрләр чемпионатында беренче урынга лаек булды

Динә Хәкимуллина Көньяк Сахалинда узган "ВорлдСкиллс Россия" чемпионатында катнашты.

(Әтнә, 16 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Көньяк Сахалинда узган VI Илкүләм "ВорлдСкиллс Россия" эшче һөнәрләр чемпионаты финалында Россия төбәкләреннән барлыгы 700дән артык конкурсант катнашты. Шуларның берсе Әтнә районы Бәрәскә авылы кызы Хәкимуллина Динә Ралиф кызы, дип яза җирле басма сайты.

Казан медицина көллияте студенты Хәкимуллина Динә Ралиф кызы Көньяк Сахалинда узган алтынчы Илкүләм чемпионатта катнашып, «Лаборатор медицина анализы» компетенциясендә беренче урынга лаек булды. Динә Хәкимуллинаның җитәкчесе – көллиятнең клиник-лаборатор тикшеренүләр укытучысы Резеда Мәһдиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot