Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә “Күңгәр”ләре Арчаның Кызылъяр басуында чәчәләр
Хуҗалыкның үзендәге чәчүне 13нче көнне төгәллиләр дә.
(Әтнә, 18 май, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Арча районының Кызылъяр авылын узганнан соң, басуда “Күңгәр” хуҗалыгы рәисе Илнар Галиәхмәтов үзе каршы алды, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.
Агроном Газинур Нәфыйков та биредә иде. Инвестор буларак алган мондагы барлык җир мәйданы 502 гектар тәшкил итә. Ә хәзерге чәчүлек җирләре 250 гектарлап, - дип таныштырдылар алар.
“МТЗ-1221” тракторында Илфар Зарипов чәчә, чәчүчеләр эштә сыналган егетләр – Фәнис Әхмәтханов, Зөлфәт Хәйруллин, Илдар Хәйруллин. Ике культиваторда шул ук маркадагы тракторларда Альберт Галиәскаров белән Азат Гомәров һәм Таһир Сабиров белән Зөфәр Исламгалиев эшли. Алар аммиак суын да кертеп баралар. Анысын бирегә “КамАЗ”ларда Илдар Хәкимҗанов һәм Зәкәрия Әхмәтханов ташый. “МТЗ-82” тракторларында Рәис Сибгатуллин һәм Илфат Галимҗанов “заправка”да – аммиак суын салып торалар. Чәчү алды тырмасын “МТЗ-1221” тракторында Рафил Галләмов башкара.
- Монда бик күптән инде мин. Зәб тырмасын да уздырдым. Күптән үз кеше булып беттем: Кызылъярныкылар да, басуда очраучылар да сәламләп китәләр, - дип көлә ул.
“Күшәр” басуында да хуҗалык агрономы белән очраштык – Динар Гарипов чәчү барышы белән таныштырды.
“Күшәр”нең үзендә тагын 80 гектар чамасы бодай гына чәчәсе бар, биредә бүген бетерербез дә мөгаен, - ди ул, аннан соң инвестор буларак Арча районындагы җирләргә дә чәчәсе барлыгына ишарәләп.
Дөрес, бу әлегә кукуруздан тыш чәчелгән мәйданнар гына.
Җир салкын әле, шулай да тулы көчкә чәчү мөмкинлеге дә туды. Зәбне вакытында башкардык, шуңа җиңел булды. Җир дә тигез өлгерде. Техника ватылулар да булмады, - ди ул.
Хуҗалыкның үзендәге чәчүне 13нче көнне төгәллиләр дә.
Монда да чәчүдә ике агрегат – “МТЗ-1221” тракторларында Илфар Минһаҗев һәм Вәзыйх Галиев көч куя. Чәчүче егетләре дә тырышлар – Рәис Галимҗанов, Фаил Закиров, Айрат Галимҗанов һәм Айдар Нигъмәтҗановны мактап телгә алдылар. Орлык һәм ашламаны Газинур Нигъмәтҗанов, Мөхтәр Хәкимҗанов чыгарып тора.
Кыскасы, бар да тырыш монда, тиз арада чәчүне тәмамларга планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз