news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә инеше яр буе төзекләндереләчәк

Мәйданы - 0,8 гектар.

(Әтнә, 11 апрель, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). ​​​​​​​Әтнә инеше яр буен төзекләндерү проекты әзер. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Идея һәм концепцияләренә караганда, техник-икътисади күрсәткечләренә караганда, ул югары дәрәҗәдә булачак. Мәйданы 1 гектарга якын, дөресрәге – 0,8 гектар. Олы Әтнәнең көньягында урнаша. Территориянең уң ягында – сусаклагыч, сул ягында – агачлык.

Тәкъдим ителгән концепция буенча парковка, чүп җыю урыны, инвентарь өчен 2 склад, пристань һәм өч “беседка”, “качель”ле балалар мәйданчыгы, халыкка кояш ваннасы алыр өчен урыннар һәм сәүдә нокталары булачак. Шунда ук эскәмия, урна, ятып кызыну урыннары, пикник өчен өстәлләр, кояш панеле белән көйләнгән фонарьлар һ.б. күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot