news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә хастаханәсендә карантин игълан ителгән

Узган атна дәвамында кискен тын юллары авырулары белән чирләүче 61 бала теркәлгән.

Әтнә хастаханәсендә карантин игълан ителгән
atnya-rt.ru

(Әтнә, 22 гыйнвар, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Районда A/Hong Kong/4801/2014 (H3N2) штаммлы Гонконг грипп теркәлгәне хәбәр иткән идек. Бүгенге көндә бу авырту белән олы яшьтәге өч кеше һәм бер яшьлек бала чирли. Әлеге баланы Казан табиблары дәвалый. 5 кеше пневмония белән дәвалана. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Узган атна дәвамында кискен тын юллары авырулары белән чирләүче 61 бала теркәлгән. Күәм балалар бакчасына йөрүче ярты бала юк. Менә шул балаларның ни сәбәпле килмәүләре ачыклана. Барысы да салкын тиеп авырткан очракта, бу бакчага да карантин игълан итү ихтималы юк түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100