news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә халкы үзара салым буенча референдум уздыруны авылның киләчәген кайгырту дип саный

Иртәнге ике сәгать дәвамында район үзәгендә эшләүче 997 һәм 998 нче сайлау участокларында 517 кеше үз фикерен белдереп, тавыш биреп өлгерде.

(Әтнә, 18 ноябрь, Әтнә, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнәдә үзара салым буенча референдум уздыруны халык кирәкле, авылларның киләчәген кайгыртучы чара дип саный. Бу турыда “Әтнә таңы” газетасы сайты яза.

Әтнә районының 12 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары иртәнге сәгать җидедән эшли башлады. Халык бу чарада бик теләп катнаша. Беренче тапкыр сайлауда катнашып, 997 нче сайлау участогында беренче булып тавыш бирүче Фаил Сәфәров та, лаеклы ялда булучы Рита Садыйкова да бу референдум уздыруны бик кирәкле, авылларыбызны яшәтүче, яңартучы чара дип саныйлар, дип яза “Әтнә таңы” газетасы сайты.

Район үзәгендә эшләүче ике сайлау участогында иртәнге ике сәгать дәвамында 517 кеше тавыш биреп өлгерде. Районыбызның авыл җирлекләреннән дә “Халык актив катнаша”, дигән хәбәрләр килә, диелә район хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100