news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә халкы авыл җирлекләре үзешчәннәре атна буе концерт куйды

Концертлар 1 гыйнвар көнне башланып, 6 гыйнварда төгәлләнде.

(Әтнә, 7 гыйнвар, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина).  Әтнә халкы авыл җирлекләрендәге үзешчәннәр концертын тыңлап ял итә. Елдагы матур гадәтне дәвам итеп, бу чараны район мәдәният хезмәткәрләре оештыра. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Агымдагы елда бу традицияне Комыргуҗа белән Сәрдә авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде. 2 гыйнварда Яңа Шашы,Олы Мәңгәр авыл җирлеге осталары дәвам итте. Кышлау белән Күлле Киме авыл җирлекләренең үзешчәннәре концерты 3 гыйнварда узды. 4 гыйнварда Бәрәскә-Иске Өҗем авыл җирлекләре үзешчәннәре Боз сараеның сәхнәсенә менде.

5 гыйнварда Күңгәр, Түбән Көек авыл җирлекләре осталары халыкка бәйрәм тамашасын бүләк итте. Аннары  бу бәйрәм чыгышларын Олы Әтнә һәм Күәм авыл җирлекләре үзешчәннәре төгәлли.

Һәр авыл җирлеге концерт программасына үзгәлек кертергә тырыша. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа елны алып килә. Уеннар, бүләкләр, җыр-бию программа үзәгендә. Чыгыш араларында барыбыз бергәләп биеп ял итәбез, туңарга вакыт калмый.

Концерт барган вакытта балалар якында гына эшләнгән тауда шуалар, тәм-том эшләү осталары да тамаша күңелле булсын өчен үз көчен куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100