news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәгә тарихчылар кайтты

Әлеге вакыйга - күчмә чара бөек галимебез Ш. Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән чаралар кысаларында узды.

 (Әтнә, 21 апрель, "Татар-информ", “Әтнә таңы”). Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү бүлегенең фәнни хезмәткәрләре Комыргуҗа мәктәбенең Ш. Мәрҗани музеенда туган як тарихын өйрәнүчеләр, китапханәчеләр һәм тарих укытучылары белән очраштылар. Әлеге чараны "Әтнә районы эпиграфик истәлекләре" китабын презентацияләү дип тә әйтеп була, дип яза район газетасы.

"XV гасырдан XX гасыр башларына кадәрге чорга караган борынгы кабер ташларының иң күбе Әтнә җирендә табылды. Барысы 1567 кабер ташы таптык. Зуррак саналган Арча районында аларның саны - 1288 генә, Кукмарада берничә йөз генә...” – дип сөйләде автор.

Әлеге вакыйга - күчмә чара бөек галимебез Ш. Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән чаралар кысаларында узды. Шулай ук Халыкара тарихи урыннарны һәм һәйкәлләрне саклау көне белән дә бәйле иде. Институтның бүлек хезмәткәрләре 2017 елның ахырында дөнья күргән яңа басмалар турында сөйләделәр. Әлеге очрашуны Шиһабетдин Мәрҗани музее мөдире З. Р. Зиннәтуллина алып барды. Чарада шулай ук Әтнә район Советы аппараты җитәкчесе Г. Р. Галәветдинова, Әтнә туган якны өйрәнү музее директоры Э. М. Гыйләҗева катнашты.


Институтның өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А. М. Гайнетдинов 2016елның язындагы экспедиция эш нәтиҗәләре буларак чыгарылган "Әтнә районнары эпиграфик истәлекләре" нең каталогы турында сөйләде. Китапта 1567 кабер ташының тасвирламасы урын алган. Автор иске татар имләсе белән язылган кабер ташларын өйрәнеп, аларны гарәп графикасына, аннан соң хәзерге татар теленә күчереп, даталарын билгеләп, колоссаль эш башкарган.

Институтның фәнни хезмәткәре С. Р. Хәмидуллин бу экспедициянең ничек узуы хакында сөйләгәндә Әтнә районы администрациясенең, шулай ук авыл җирлекләренең нәтиҗәле ярдәм күрсәтүләрен әйтеп узды. Шулай ук мәдәни мирас объектлары булган – Даут утары, Олы Мәңгәр авылындагы сәүдәгәр Вәли Бакиров утарының торышына игътибар итүләрен дә ассызыклады. Әлеге тарихи һәйкәлләрне реставрацияләү кирәклегенә басым ясады һәм алар базасында музей оештыруның отышлы булачагына тукталды. Бу, һичшиксез, туристлык потенциалы кискен арттырачак, диде. Шулай ук Әтнә районы һәм бөтен Казан арты белән кызыксыну уятачагы да бәян ителде.
Йомгаклау өлешендә район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәветдинова "Әтнә районы эпиграфик истәлекләре" китабы авторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре А. М. Гәйнетдиновка, районның эпиграфик мирасын өйрәнеп, аны саклауда зур өлеш керткәне өчен, район администрациясе исеменнән “Рәхмәт хаты” тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100