news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров килде

Мәктәпнең директор урынбасары Динә Галиуллина Ирек Хәйдәр улы Зиннуров буенча кыскача белешмә бирде.

(Әтнә, 6 февраль, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнәгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров килде, дип яза районның “Әтнә таңы” газетасы.

Депутат Әтнә җирендә халык белән очрашуын яшь буын – Олы Әтнә мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән әңгәмә уздырып башлады. Әңгәмә үзара сөйләшү, сорашу формасында барды. Мәктәпнең директор урынбасары Динә Галиуллина Ирек Хәйдәр улы Зиннуров буенча кыскача белешмә бирде. Депутатыбыз – данлыклы ватерполчы, ике тапкыр Олимпия, күп тапкырлар дөнья, Европа чемпионы, “Синтез”ның оста капитаны, Россия җыелмасының алыштыргысыз уенчысы булды. Үзе ватерпол уенына килүе турында кызык итеп сөйләде.

Депутат белән очрашу “Бердәм Россия”нең “Ашыт” спорт комплексында урнашкан җирле штабында дәвам итте. Бу юлы икенчерәк төрле сораулар яңгырады. Конкрет ярдәм генә түгел, Федераль канун чыгару дәрәҗәсендә үзгәртүләр сораучылар да булды. Депутат һәркемгә ярдәм кулы сузарга вәгъдә бирде, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot