news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә футболчылары "Күн туп" Бөтенроссия бәйгесенә әзерләнә

Команда Арчада узган турнирдан җиңү белән кайтты, дип яза район газетасы.

(Әтнә, 31 март, "Татар–информ", “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Тренер Минтаһир Вәлиуллин җитәкләгән 2007 елгы һәм яшьрәк Әтнә футболчылары Арчадан зур җиңү белән кайтты. Арча районының мини-футбол буенча узган ачык беренчелегендә көндәшләре – Арча, Теләче, Кенәр командалары капкасына барысы 17 туп кертеп, үзләре капкасына нибары 3не генә уздырды алар, - дип яза район газетасы.

“Арча -1” командасын- 4:1 исәбенә, “Арча -2”не - 4: 0 исәбе белән, Теләче командасын 7:1 исәбе белән җиңдек. Соңыннан 2:1 исәбе белән Арча –Кенәрнең берләштерелгән командасын җиңдек”, - ди тренер.

Әтнә командасының яшь футболчысы Ризван Хәйретдинов турнирның “Иң яхшы һөҗүмчесе” исеменә лаек була.

Футболчылар май ахыры-июнь башларында зур футбол буенча “Күн туп” Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга җыеналар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100