Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә футбол лигасының җиңүчесе билгеле
Районда быел да ике айга якын дәвам иткән футбол уеннарының җиңүчесе булып Чишмәле Сап-Чембулат авыллары командасы калды.
(Әтнә, 12 август, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Ике ай дәвамында Олы Әтнәдәге спорт мәйданчыгында Һәр атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә район оешмалары, авыллардан килгән командалар үзара ярышып футбол уйнадылар, дип яза җирле басма сайты.
Футбол ярышлары районда ел саен уздырыла. Быел да ике ай дәвамында футболчыларыбыз менә шушы уеннар белән яшәделәр. Телләрдә футбол бәйгесе генә булды. Ниһаять, киеренке уеннардан соң, Әтнә футбол лигасының уеннары тәмамланды. Аның җиңүчесе булып Чишмәле Сап-Чембулат авыллары командасы танылды. Кубокка быел да әлеге команда лаек булды. Икенче урынны Яңа Шашы авылы командасы яулады. Өченче урынга Әтнәнең “Затлы” командасы ия булды. Дүртенче урында - Бәрәскә авылы командасы.
Озакламый мини футбол буенча Әтнә футбол лигасы старт алачак. Бу юлы унга якын команда катнашыр, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз