news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә футбол командасы Татарстан күләмендә уңышка ирешә

Бүгенге көндә дә республика беренчелегенең зона бәйгесендә 2005-2006 елгы яшь футболчылар командасы – I, яшьрәкләре II урында бара.

(Әтнә, 4 июнь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Бадиков). Әтнә районында футболның кинәт күтәрелеп китте. бу уңышларга ирешүдә спорт мәктәбе тренеры Таһир Вәлиуллинның өлеше зур, дип яза җирле басма.

Гап-гади авыл егете ул: Олы Әтнә урта мәктәбендә белем алган һәм аны “Алтын медаль”гә тәмамлаган.

– Хәзерге “Ашыт” спорт һәм мәдәният үзәге урынында бөтен стандартларга җавап бирүче зур футбол стадионы бар иде. Укулар тәмамлануга туган авылым Шәкәнәчкә сумкаларны кайтарып, ашап-эчеп алуга, шунда йөгерә идем. Футбол уенын кечкенәдән үз иттем, – ди үзе.

Урта мәктәпне бик яхшы тәмамлаган егет, ул чорда Казан дәүләт университеты исемен йөртүче уку йортының

Механика-математика факультетына укырга керә. Уйлый торгач һәм төрле киңәш-фикерләрне тыңлый торгач, инженер-төзүчеләр әзерли торган КИСИга күчә. Кайда гына укымасын, тулай торак янәшәсендәге стадионнарда футбол уйнаудан туктамый.

Армия хезмәтен үтәгәндә, чын футболчыга әйләнә. Мәскәү астында хезмәт итә ул, биредә офицерлар аны үзләре уйнаган команда составына чакыралар. Әлеге команда хәрби округ чемпионатында I урын яулый. Солдат хезмәтен Украина социалистик союздаш республика составындагы хәрби округта дәвам итә... һәм һаман туп тибә. Биредә аны “һәваскәр” исемен йөртсә дә, “профессиональ” дәрәҗәдәге командада уйнарга чакыралар. Өйдәгеләрнең үгет-нәсыйхәте, туган якны сагыну хисе көчлерәк булып чыга – хезмәт срогын тутырып Татарстанга әйләнеп кайта Таһир. Казанда аны “СК Воровский”га чакыралар һәм ул шунда уйный башлый.

– Туп тибү, аеруча ул чорда, гайре табигый булмаган хәл. Бу уйдан кире кайтырга үгетләүчеләр булмадымы? – дип сорыйм.

– Нинди булмаган ул! Әнием үк аягым аксап, кулбашымны авырттырып кайткан чакларны күргәч, туеп китте бугай: “Ташла бу футболны”, – диде. Ә мин исә: “Башка бик күпләр кебек сыра эчеп, тәмәке тартып йөримме инде?” дидем. Шуннан әни кул селтәде, башка футболны ташла димәде, – дип елмая әңгәмәдәшем.

Олы Әтнәгә 2000 елны әйләнеп кайта ул, ә 2011 елдан туп тибәргә яратучы ир-малайлардан төркемнәр төзеп, шөгыльләнә башлый. Уңай нәтиҗә үзен озак көттерми. Авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр арасында барган беренчелектә Әтнәне берничә тапкыр Татарстан күләмендә данлады инде. Шәкертләре финалга чыгып кына калмыйча, III урынны да алдылар. Ә мини-футбол яки зур футбол буенча төньяк районнардан торган зона бәйгеләрендә әтнәләрдән хәзер чынлап та шикләнәләр. Әле бүгенге көндә дә республика беренчелегенең зона бәйгесендә 2005-2006 елгы яшь футболчылар командасы – I, яшьрәкләре II урында бара. Хәлиткеч очрашулар шушы җәй айларында көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100