news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә егете армиягә чакырылучылар белән бергә "Башваткыч" тапшыруына төшеп кайтты

Арча-Әтнә хәрби комиссариатының көзге чакырылышка чакырылучы егетләренең уеннарын карарга телевидениегә утыздан артык җанатар барды.

(Әтнә, 25 сентябрь,  “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Хәрби комиссариат “Башваткыч” тапшыруына төшәр өчен әле күптән түгел генә яшь армиячеләрне алып барган иде. Бу юлы "Башваткыч"ка төшәргә агымдагы елның көзге чакырылышында армиягә чакырылучылар барды. Аларның уеннары өчен өч дистәдән артык кеше җан атты. Алар арасында егетләрне армиягә хәзерләүче ветераннар да бар иде, дип яза җирле басма сайты.

Ә уенда өч призывник - Арча районының Түбән Оры авылыннан Раил Рәис улы Бакиев, шул ук районның Утар Аты авылы егете Рәзил Раушан улы Камалов һәм Әтнә районының Яңа Шимбер авылы егете Инсаф Мөдәррис улы Хөснетдинов катнашты.

- Егетләребез бик яхшы уен күрсәттеләр. Әлеге уенны октябрь аенда телевизордан күрсәтәчәкләр. Бу өч егет тә көзге чакырылышта армиягә баручылар. Призывникларыбызның армиягә хәзерлеге генә түгел, белемнәре дә тирән икәнлеген күрсәтәсебез килде, - ди Арча-Әтнә хәрби комиссариаты комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов.

Бу чакырылышта ике районга бергә 83 егет армия сафларына озатылачак, аларның 71 е - Арча районыннан, 12 се - Әтнә районыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100