news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә драма театры бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

Артистлар Марат Хәбибуллин, Фирдания Хәйруллина, Лилия Мөхәммәтҗанова, Камил Бәйрәмов һ.б. Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Әтнә драма театры бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). 23 декабрьдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юбилейга чакырылган кунаклар арасында ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да бар иде. Үз чыгышында ул Әтнә театрын ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән котлап, коллективның илнең милли мәдәниятенә һәм туган телне саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләп үтте.

Музыкаль бизәлешне тәэмин итүче Марат Әхмәтшин, драма артистлары Марат Хәбибуллин, Фирдания Хәйруллина, Лилия Мөхәммәтҗанова, Камил Бәйрәмов һ.б. күпьеллык намуслы хезмәтләре, мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot