news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә зур күләмдә акча урлау очрагы ачыкланган

1940 елгы йорт хуҗалары – ир белән хатын 2000 елдан бирле “кара көнгә” дип акча җыйган булган.

 (Казан, 12 июнь, “Татар-информ, "Әтнә таңы"). Әтнәдә зур күләмдә акча урлау очрагы ачыкланган. 1940 елгы йорт хуҗалары – ир белән хатын 2000 елдан бирле “кара көнгә” дип акча җыйган булган, дип яза район газетасы.

Ышанучан хуҗалар авылдашларына да еш кына әҗәткә биреп торганнар. Әмма аларның беркатлылыгыннан кемдер бик явыз файдаланган. Акча алганда күреп калганнармы, озак күзәтеп йөргәннәрме – әмма теге җыелган акчаны кемдер урлап чыккан. 

“Урлау факты буенча җинаять эше ачылды. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара", – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100