news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә үзара салым буенча референдум узды

Әтнә районының барлык авыл җирлеләрендә дә иртәнге сәгать җидедән участок сайлау комиссияләре эшли башлады.

 (Әтнә, 20 ноябрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Әтнәдә үзара салым буенча референдумнар узды. Әтнә районының барлык авыл җирлеләрендә дә иртәнге сәгать җидедән участок сайлау комиссияләре эшли башлады, дип яза район газетасы.

-Барысы да тыныч узды, - диләр участок сайлау комиссиясе әгъзалары да.

15.00 сәгатькә Әтнә районында халыкның 70 проценты үз тавышын биргән инде.

- Бик мөһим референдум бу. Үзебез өчен, киләчәгебез өчен. Хөкүмәт ярдәм иткәндә файдаланып калырга кирәк, - диделәр бер төркем сайлаучылар референдум турында үз фикерләрен белдерүне сорашкач.

Шунысын да искәртәсе килә, алдагы елларда референдумнан җыелган акчаларга бик күп эшләр эшләнде. Иң мөһиме авыл урам юллары каралды. Аларга, таш, асфальт җәелде. Алга таба да бу эш дәвам итәчәк. Чөгки бөтен эшне дә берьюлы эшләп бетерү мөмкин түгел.

Моннан тыш, әлеге акчалар авыд җирлекләрендәге көнкүреш шартларын яхшырту, юлларны ремонтлауга, чишмәләребезне төзекләндерүгә, спорт мәйданчыклары төзүгә һәм дә зиратларны ремонтлауга тотылачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100